Бөек Җиңүнең 69-еллыгы уңаеннан Апас муниципаль районы башлыгы Р.Н.Заһидуллинның тәбрикләве

Бөек Җиңүнең 69-еллыгы уңаеннан Апас муниципаль районы башлыгы Р.Н.Заһидуллинның тәбрикләве

 

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле райондашлар!


Уважаемые ветераны, труженики тыла, дети войны! Дорогие
земляки!

          Апас муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән, шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән чын йөрәктән кайнар котлыйм.
          От имени Совета Апастовского муниципального района и Исполнительного комитета, и от себя лично сердечно поздравляю вас с праздником Победы в Великой Отечественной войне!


          1945 елның 9 мае
- илебез язмышында иң әһәмиятле вакыйга булып тора. Бу көнне кешелек тарихында иң коточкыч сугышның ахыргы сәхифәләренә нокта куелды. Әлеге онытылмас язгы көн Ватаныбыз тарихына бер үк вакытта шатлыклы да, ямансу да вакыйга буларак кереп калды, сүнмәс дан, якты өметләр алып килде. Күз яше аралаш елмаеп бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый. Безнең өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тирән мәхәббәт чагылышы булып тора.

Татарстаннан  700 меңнән артык  кеше сугышка китеп,  яртысыннан күбрәге  әйләнеп кайта алмады. Районыбыздан сугышка 11 меңнән артык кеше озатылды, 6 меңнән артыгы яу кырларында ятып калды. Күпме бала ятим, күпме гаилә пар канатсыз калды! Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде.

Якташларыбыз, Советлар Союзы Геройлары   Дмитрий Горбунов, Рем Абзалов, Салават Кәримов, Андрей Кошкин, Иван Федоров, Михаил Кузьмин исемнәре Бөек Җиңү сәхифәләрендә мәңгегә урын алды. Туган җир  азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр! 

 

         Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Олы сынаулар чорында фронтта да, тылда да бирешмәгәнегез өчен, искиткеч корбаннар бәрабәренә булса да, киләчәккә тормыш тәмен һәм дәртен китереп җиткерә алганыгыз өчен Сезнең алда баш иябез һәм чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

         Низкий поклон вам, дорогие ветераны, труженики тыла, и сердечная благодарность за то, что выстояли в суровые годы испытаний – и на фронте, и в тылу, за то, что ценой великих жертв дали возможность новому поколению радоваться жизни.

Илебез һәм республикабыз җитәкчелеге сугыш һәм хезмәт ветераннарына лаеклы тормыш шартлары булдыру программасын дәвам итә, аларның җәмәгать тормышында, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашуына булышлык күрсәтә. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек моның әһәмиятен тагын да арттыра.
        

 Уважаемые ветераны, искренне желаю, чтобы ваши дни продлились как можно дольше! Спасибо вам за все, что вы сделали для своего народа, нашей страны, республики и родного края.
    

     Хөрмәтле райондашлар, сезгә ихлас күңелдән хәерле озын гомер телим! Тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, иҗади хезмәт шатлыгы кичереп яшәргә язсын сезгә.

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

С праздником Великой Победы!

 

Последнее обновление: 9 октября 2019 г., 15:49

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International