Апас муниципаль район башлыгы Р.Н. Заһидуллинның Үзәк чыршыны ябу тантанасындагы чыгышы

Хәерле кич, хөрмәтле райондашлар!


Күркәм Яңа ел бәйрәмен әле генә күңелле итеп уздырып җибәрдек. Менә инде Иске Яңа ел да килеп җитеп, алга куйган бурычларны үтәү өчен җиң сызганып эшләргә вакыт икәнлеген күрсәтә. Ә эшлисе эшләребез бик күп. Ел башының беренче көннәрендә үк Зур Күккүз һәм Азбаба мәктәпләренең ремонтын башлап җибәрдек. Үзәк хастаханә ремонты, Свияжский бистәсендә балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Югары Акхуҗа һәм Азбаба авыл клубларының фундамент эшләре башланып китте, Тәүгелде белән Югары Ындырчы авылларында модульле ике фельдшер пункты һәм Шонгатыда амбулатория биналарын җыю эшләре дә җайга салынып килә. Апаста бер күпфатирлы йортның капиталь ремонты, ветераннар өчен төзелеп килүче йортны сафка бастыру ел башына билгеләнде. Юллар төзү, авылларны яктырту, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар булдыру, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү һәм күп кенә башка программалар быелгысы елда да дәвам итәчәк.
2014 ел мәдәният елы дип игълан ителде. Без бу юнәлештә эшли башладык инде. Бер ел эчендә ике авыл клубын төзү, ел саен 2-3 мәдәният учреждениесы бинасын ремонтлау - моның ачык мисалы булып тора. Районыбызда дус-тату булып терле милләт вәкилләре яши. Шул татулыкны югалтмыйча, мәдәниятыбызны югары дәрәҗәгә күтәрү, ата-бабаларыбыздан калган мирасны саклап калып, аның ярдәмендә балаларыбызны тәрбияләү максатын кую кирәк. Уртак тырышлык белән бу максатларыбыз, һичшиксез, тормышка ашачак.


Сезгә бәйрәмчә күтәренке рух, нык сәламәтлек, илгә-көнгә тынычлык, муллык, иминлек телим!




Последнее обновление: 21 января 2014, 9:53

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования