Татарстан Республикасы көне уңаеннан Апас муниципаль район башлыгы Р.Н. Заһидуллинның мөрәҗәгате.

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Апас муниципаль район башлыгы Р.Н. Заһидуллинның мөрәҗәгате.

 

Кадерле  райондашлар! Хөрмәтле кунаклар!

Дорогие апастовцы! Уважаемые гости!

 

Сезне чын күңелемнән  Республика көне белән котлыйм.

Татарстан инде егерме елдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үсеш юлыннан атлый. Ул киләчәккә омтылучы алдынгы республика буларак дөньяга танылды. Без яңа тормышка, башка социаль шартларга һәм яңа икътисадка күнектек. Апасыбыз да нык адымнар белән алга атлый.

Районыбызда урып-җыю эшләре төгәлләнде. Һәр гектардан уртача 23.4 центнер уңыш, барлыгы  - 68  мең  тонна икмәк  җыеп алынды.

Быел районда федераль һәм Республика бюджетына 555 млн сумлык эш башкарыла. Шуның 300 млн сумы – юллар төзелешендә.

Районнар өчен каралган 30 программаның 16 сы безнең районда башкарыла. Әле узган атнада гына Свияжскийда балалар бакчасын ачтык. Аның бәясе – 60 млн сум.

Азбабада 9 млн сумлык  авыл клубын төзеп бетерәбез. 

3 модульле ФАП (берсе ветеринария пункты) ачтык.

12 млн сумга ике мәктәпне ремонтлап чыктык. 

Шонгатыда амбулатория төзелде – 4 млн 600 сум.

Ике ел эчендә 11 заманча спорт мәйданчыгы булдырылды.

Соңгы 4 ел эчендә Апаста ветераннар өчен 8 күп квартиралы йорт төзи алдык. 450дән артык ветераныбыз һәм аларның тол хатыннары квартиралы булды.

“Бердәм Россия” партиясе тарафыннан башланып киткән “Чиста су программасы” инде ничә елдан бирле районыбызда эшләп килә – быел Әнәледә су керттек.

Электр линияләрен алыштырабыз. Район үзәк больницасы ремонты бара. Үзәк парк реконструкциясе бара.

6нчы ел инде куп квартиралы йортларны ремонтлау программасы эшли.

Күп төрле грантлар белән авылларның йөзен матурларга ярдәм ителде: Җиңү паркына 1 млн сум, Әнәле чишмәсенә 580 мең сум, Каратун, Мушки, Тутай, Болгаер авыллары клубларына берәр миллион сумлык грантлар бирелде.

Боларның башында Республикабыз җитәкчелеге, аларның йөзендә “Бердәм Россия” партиясе тора.

 

Районыбыз күзгә күренеп үзгәрә, зур үсешләр кичерә, елдан-ел матурлана, ямьләнә бара. Бу үзгәрешләрдә һәрбер райондашыбызның өлеше бар.

 

         Дорогие друзья!

От души желаю вам добра и мира!
Крепкого вам здоровья и большого счастья! С
праздником Вас!

 

Кадерле райондашлар!

 Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек телим!

Киләсе көннәргә ышаныч белән карап, бар көчегезне һәм тырышлыкны туган ягыбыз  өчен биреп  эшләвегезне телим.

 Нык сәламәтлек һәм зур бәхетләр сезгә!

 

Бәйрәм белән!

Последнее обновление: 2 марта 2015, 9:13

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования