• 11 Декабрь 2017 г.

    Табар-Черкене авылында яшәүче Клавдия Михайловна Молодцова Ил башлыгының Котлавын алды

    Клавдия Михайловна, аның гаиләсе өчен бик зур бәйрәм бүген. Ул бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котлау өчен барлык туганнары, дуслары, балалары, оныклары бер табын артына җыелганнар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Клавдия Михайловнаны котлап, Ил башлыгының Котлау хатын, чәчәк бәйләме тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде. – Ходай биргән гомерләрне шулай авырмыйча, исән-сау, балалар, оныклар игелегендә яшәргә язсын сезгә, - диде ул. Котлауларга авылдашлары Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин һәм “Табар” хуҗалыгы җитәкчесе Фәһим Ибәтуллин да кушылып, ихлас теләкләрен юлладылар, истәлекле бүләк тапшырдылар.
  • 11 Декабрь 2017 г.

    Апаста үткән көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле

    Бүген Апас урта мәктәбендә районның көрәшче әтиләре Камил Нәҗмиев, Айдар Мөхәммәтшин, Илнар Сабиров, Руслан Нургалиев, Фәрит Вәлиев, Фәрит Салаватуллин призына балалар арасында көрәш турниры үтте. Биредә Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән районнарының барлыгы 120 якын яшь көрәшчеләр көч сынаштылар. Менә алар, жиңүче егетләр: 29 кг үлчәү категориясендә: 1 урын - Ибраһимов Илгизәр (Апас, Чүрибураш); 2 урын – Галиәкбәров Радик (Апас); 3 урын – Абдулхаев Алмаз (Яшел Үзән).  32 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Сабиров Альмир (Апас); 2 урын – Шагиәхмәтов Азат (Апас); 3 урын – Хәйруллин Сәит (Апас, Кызыл-Тау).  36 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Шәйхинуров Булат (Яшел Үзән); 2 урында – Гайнуллин Булат (Апас, Кызыл-Тау); 3 урын – Николаев Идеал (Буа).  40 кг үлчәү категориясендә: 1 урын - Нургалиев Раян (Апас, Чүрибураш); 2 урын – Низамов Фаил (Чүпрәле); 3 урын – Бәдретдинов Раил (Апас, Кызыл-Тау).  45 кг үлчәү категориясендә: 1 урын - Вәлиев Фәннур (Апас); 2 урын – Минһаҗев Газинур (Апас, Чүрибураш); 3 урын – Галиев Рузиль (Апас, Чүрибураш).  50 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Мөхәммәтшин Азамат (Апас); 2 урын – Салаватуллин Айрат (Апас); 3 урын – Баһавиев Фәннур (Апас, Кызыл-Тау).  55 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Мөхетдинов Динар (Апас); 2 урын – Зинин Денис (Яшел Үзән); 3 урын – Нуруллин Ирек (Апас, Дәвеш).  60 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Гайнетдинов Марат (Апас, Каратун); 2 урын – Галиәкбәров Рифат (Апас); 3 урын – Хузякаев Фарид (Кильдураз).  65 кг үлчәү категориясендә: 1 урын – Нәҗмиев Данил (Апас); 2 урын – Камалов Раил (Чүпрәле); 3 урын – Айдинов Раил (Чүпрәле).  60 кгнан да авырраклар үлчәү категориясендә: 1 урын – Заһидуллин Рәмзис (Яшел Үзән); 2 урын – Нургалиев Альмир (Апас); 3 урын – Фәсхетдинов Раил (Тәтеш).  Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, грамоталар тапшырылды. 
  • 11 Декабрь 2017 г.

    Апаслылар «Золотая сотня» конкурсында катнашалар. Аларга җиңәргә булышыйк!

    Республикада «Золотая сотня» конкурсы бара. www.100rt.ru сайтына, “Голосование” разделына кереп, безнең райондашларга тавыш бирергә мөмкин. Садыйков Ленар - транспорт номинациясендә катнаша. Зайнуллина Лилия - авыл хуҗалыгы номинациясендә. Көн саен тавыш бирә аласыз!
  • 11 Декабрь 2017 г.

    Апас мәдәният йортында Каз өмәсе узды

    Район мәдәният йортында узган “Килен сайлыйм улыма” дип исемләнгән чара узды. 7 авылның 7 уңган килене сәхнә түрендә осталыгын, уңганлыгын күрсәтте.

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Декабрь 2017 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
     1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31


Хезмәтләр Барлык хезмәтләр

Хисапларны түләү

Коммуналь түләүләр, элемтә, интернет, ТВ

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования