Әҗем авылы кызы Инзилә Гатауллина гомерлек яры итеп Буа районы егете Нияз Бикайевне сайлады. Алар яшьлекләренең иң гүзәл мизгелен – Кызыл туйларын билгеләп узды. Районның ЗАГС бүлегендә якыннары, дуслары янәшәсендә пар балдаклар алмашып, гаиләнең беренче документын да алдылар.
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итегез.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитегез!