Апаста Корбан ашлары узды

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Районыбыз хуҗалыкларында, оешмаларда Корбан ашлары уздырыла. Дини чараларның иң зурысы Апас шәһәр тибындагы поселогында булып узды. Бу көнне 400дән артык мөселман Корбан ашыннан авыз итте, сый-нигъмәт тулы табын артында бер-берсе белән очрашты, күреште, аралашты. Барлык чаралар да район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашында узды. Дин кардәшләргә иң изге теләкләр юлланды. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм Апас районы буенча санэпидстанция җитәкчесе Мөсәлим Бәширов иртәдән Корбан ашлары булган урыннарда булып, менюларны карап, табынга куела торган азык-төлекнең сыйфатын тикшереп чыктылар. 
Аграр көллият үзләрендә эшләп лаклы ялга киткән ветеран хезмәткәрләрне, Иске Әнәле халкын, ялгыз яшәүчеләрне 60 тан артык мөселманны табын артына җыйды. Көллият коллективы район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, урынбасары Луиза Сафинаның Корбан итеннән һәм иганәчеләр ярдәме белән алынган сый-нигъмәтләрдән табын әзерләп кунак иттеләр. Район башлыгы биредәге мөселман кардәшләрне бәйрәм белән котлады, районда барган эшләр белән таныштырды. Мостафа хәзрәт барлык таләпләргә туры китереп Корбан мәҗлесен алып барды. 
– Изге Корбан аенда менә мул-сыйлы табынга дәштеләр. Бер-беребез белән очрашып, сөйләштек. Эшләп чыккан җирдә булу бик рәхәт ул. Корбан чалдыручыларга, оештыручы җитәкчеләргә, әзерләүчеләргә зур рәхмәт әйтәбез. Эшләре гөрләп барсын, - диде озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Дания апа Вахитова. 
Апас урта мәктәбенә изге табын артына 150 кеше – ветеран укытучылар, мәчеткә йөрүче мөселман кардәшләр җыйналды. Ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар табын күрке булдылар. Биредә шулай ук Луиза Сафина, мәктәп автобуслары җитәкчесе Ленар Садыйков гаиләсе исеменнән бирелгән Корбан итеннән, иганәчеләр ярдәме белән мәктәп коллективы искиткеч матур табын әзерләп, килгән кунакларны ихластан кунак иттеләр. Район башлыгы мөселман кардәшләр белән очрашып сөйләште, изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итте. Районда барган яңалыклар, төзелеш, урып-җыю эшләре белән таныштырды. Айрат хәзрәт Корбан ашын йоласына туры китереп үткәрде. 
– Нинди генә бәйрәм булса да Апас мәктәбе мул сыйлы табыннар белән кунак итә. Бүгенгесе бигрәк тә Изге гамәл. Оештыручыларга, әзерләүчеләргә бик зур рәхмәт. Биредә укылган догалар мәктәпкә уку елы дәверендә уңышлар гына алып килсен, - диде Фәрит абый Кәлимуллин. 
Ресторанда мөхтәрәм кунаклар Кәфил Әмиров, Рәшит Салахов белән бергә авыл мәчетләренең имамнары, аларның тормыш иптәшләре, мөслимәләр берлеге әгъзалары, дин дәресе алып баручылар, төрле оешмаларның ветеран хезмәткәрләре – 155 мөселман катнашты. Табын район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Зөя”ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов, агрофирма директоры Марат Хасанов гаиләсе исеменнән, эшмәкәр Лилия Зәйнуллинаның дүрт гаиләсе исеменнән чалынган Корбан итләреннән һәм сый-нигъмәттән әзерләнде. Мәҗлесне район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев алып барды. Район башлыгы дин кардәшләрне изге Корбан ае белән кайнар котлады. Районда барган һәрбер эшкә тукталып, ирешелгән уңышлар белән таныштырды. 
– Күмәк табын артында сыйлар бигрәк тәмле, вәгазьләр үтемле була. Очрашу, күрешү үзе ни тора. Рәхмәт, бер генә чарадан да читтә калдырмыйлар, гел игътибар тоеп яшибез, - ди Олы Бакырчыдан Шәүкәт хәзрәт Гайнетдинов. Шулай ук Корбан ите һәм сый-нигъмәтләр килә алмаучы авыруларга, инвалид балаларга, ялгыз яшәүчеләргә таратылды. Һәр изге гамәл изгелек булып әйләнеп кайтсын иде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International