Апаста талантлар бик күп

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Район “Туган як” музеенда якташ шәхесләребезнең даими күргәзмәләре бирегә килүчеләр арасында матур хис-тойгылар, хатирәләр уята. 36 ел дәвамында Энгельс исемендәге, “Комсомол” һәм “Әнәле” колхозлары җитәкчесе булып эшләгән Рифкать Хисамовның агачтан, фанерадан ясаган менә шундый матур эшләре аның күпкырлы шәхес булуын раслый. Автор үзе күптән мәрхүм булса да аның ядъкарләре халыкка хезмәт итә әле. Ул рәис булып эшләгән дәвердә Йомралы, Черкен якларында төзелгән күп бина-корылмалар да аның истәлеге. Аның белән кулга-кул тотынышып эшләгән авыллар халкы күңелендә дә бик яхшы шәхес булып саклана ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International