Апаста алдынгы комбайнчылар бүләкләнә

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Районыбыз басу-кырларында бөртеклеләрне җыеп алу эшләре көннән-көн алга бара. 5 сентябрьгә район буенча 23937 гектарда, 89130 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Гомуми уңыш 37,2 центнер тәшкил итә. Шулай ук алдынгы комбайнчыларга премияләр тапшыру да дәвам итә.

Горбунов берләшмәсеннән Зайнуллин Рамил белән Юнусов Наил экипажы, Йомралы берләшмәсеннән Фазлыев Дамир экипажы, Әлмәндәр берләшмәсеннән Айрат Шәйхетдинов белән Илнар Сәмигуллин экипажы икенче тапкыр 5 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнделәр. Апас берләшмәсеннән әтиле-уллы Ирек һәм Алмаз Юзеевларга 5 мең сумлык премия тапшырылды. – Шушы берләшмәдә инженер булып эшлим. Унтугызынчы сезон урак вакытында комбайнга утырам. Улым Алмаз да армиядә хезмәт итеп кайткач хуҗалыкта механизатор булып эшли башлады, - ди алдынгы комбайнчы. Әлмәндәр берләшмәсеннән Рафис Зәйнуллин белән Фәндүс Яруллин да 5 мең сумлык премия алуга ирештеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International