Шыгай фермасына кадәр бетон юл салынды

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

-Төзүчеләр быел барлык торакларны, ачык мәйданчыклар, азык саклау урыннарын төзекләндереп, кышлату сезонына әзерлекне иртә җәйдән үк башлады,-ди Шыгай фермасы мөдире Лилия Салиева. –Яшь бозауларны салкын метод белән үстерү өчен ябык ангар төзелү дә эшебезне җиңеләйтте. Иң зур шатлыгыбыз-авыл уртасыннан фермага кадәр 900 метр озынлыкта бетон юл төзелде. Эшкә хәзер көязләнеп туфли киеп тә килеп була бездә!

-Киләсе елда Кабыккүпер авылы фермасын да шулай капиталь ремонтлау эш планына кертелде. Карамасар, Урта Балтай сөтчелек комплексында да эшләр тукталмаячак. Ел саен бу җитди, кирәкле эшкә миллионнар юнәлтелә. Эш шартларын яхшырту-безнең көндәлек бурычларның берсе,-ди агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International