Әлмәндәр-Әҗем-Борнаш - без көчле бердәм булгач!

2017 елның 22 сентябре, җомга

Әлмәндәр шаян-тапкыр мәзәкчеләре 21 сентябрьдә Йомралы Мәдәният үзәгендә районкүләм КВН-ШТМ конкурсы сайлап алу этабында сәнә шулай җырлап-биеп чыктылар. Йомралы тамашачысы, районнан килгән жюри бик бу 10 кешелек бердәм команда чыгышын аеруча яратты, кайнар алкышлады. Табар Черкене, Ишеево, Йомралы, Чүрибураш һәм Зур Күккүз авыл җирлегенең иң наян-шаян мәзәкчеләре дә бу этапка бик яхшы әзерләнгәннәр иде. Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев үзләре дә команда белән сәхнәгә менеп, рәхәтләнеп чыгыш ясадылар. Башка авыл җирлекләре башлыклары да үз командалары өчен залда җан атып утырдылар, авылдашларына көч бирделәр. Бар, бар бит авылларда бик сәләтле, сәхнә җанлы, мәзәк, тапкыр сүз сөюче үзешчәннәребез-командалар составында чыгыш ясаган мәктәп балалары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, терлекче, шофер, механизаторлар-Мәскәүнең Петросян, Түбән Каманың “Мунча ташы” командаларын егып салырлык итеп тамашачыны көлдерә беләләр!

26 сентябрьдә Каратун Мәдәният йортында шушы як төбәк авыл җирлекләре ШТМ чылары үзара көч сынашачак. 30 сентябрьдә Апас сәхнәсенә исә районың иң көчле 10 мәзәкчеләр командасы чакырылачак. Район турында җиңүче команда Апас данын Татарстан сәхнәсендә яклаячак.

-Апаслылар! Бик шәп һәм түләүсез шау-шулы, күз яше чыкканчы көлдергечле ШТМ ның бу сайлап алу этабына алданрак килегез, чөнки, тамашачылар залында буш урындыклар калмавы бик ихтимал,-дип чакыра жюри рәисе Рөстәм Мингазиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International