Апасның “Салават күпере“ бакчасында белем һәм тәрбия орлыклары

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Үз милләтебезне генә түгел, ә милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцибын үзләштергәндә генә, бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә без яңа буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы, милләтенә халкына хөрмәт белән карый торган кешеләр үсүен күрербез. 
“Салават күпере” балалар бакчасы балаларга милли-мәдәни тәрбия бирү буенча база булып эшләп килә. Балаларга икетеллелек мохитендә белем һәм тәрбия бирелә. Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү – иң мөһим бурычларыбызның берсе. Шушы белемнәрне тирәнтенрәк үзләштерү максатыннан чыгып зурлар төркемендә “Без татар балалары” түгәрәге эшли. Балаларны тагын төрле яклап үстерү өчен зуррак төркемнәрдә ”Сәләт” иҗат үзәге аркылы оештырылган түгәрәкләр дә эшләп килә: ”Күңелле инглиз”, “Күңелле математика”, “Күңелле балачак”, ”Рус теленә сәяхәт” һәм башкалар. 
Балаларыбызны әдәплелек, инсафлылык күнекмәләренә гадәтләндерү өчен барыбыз бергәләшеп (гаилә, бакча) тырышу сорала. Аларны мәрхәмәтле, тыйнак булырга, яхшыны начардан аерырга, тирә-юньдәге матурлыкны күрә һәм саклый белергә, җыеп әйткәндә, чын мәгънәсендә әдәпле булырга өйрәтергә кирәк. Сүземне йомгаклап, авыр хезмәтләрендә җиңеллек теләп, барлык хезмәттәшләремне Балалар бакчасы хезмәткәрләре көне белән котлыйсым килә. Аларга алдагы көндә дә уңышлар гына юлдаш булсын! 
Гүзәлия Гәрәева. Бакча мөдире.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International