Апас “Кояшкай” балалар бакчасында республикакүләм экологик фестиваль үтте

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген Апас “Кояшкай балалар бакчасында “Туган җиребез табигатен саклыйбыз” дигән исем астында республикакүләм экологик фестиваль үтте. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Казан Федераль университеты укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты Резеда Шәехова, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы, Буа районнарыннан килгән тәрбиячеләр, бакча мөдирләре катнашты. 
Фестивальне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачты.

– Безнең районыбыз табигате бик матур. Без аны сакларга тырышабыз. Үсеп килүче яшь буында да балалар бакчасыннан ук табигатькә карата ярату, игътибар, сакчыл караш тәрбияләү өлкәсендә эшлибез, - диде ул. 
Биредә Кояшкай балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлнара Хөсәенова, Энҗе Гыйсмәтуллина һәм күрше районнары тәрбиячеләре төрле кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр һәм үзләренең эшчәнлекләрен яктырткан стенд-күргәзмәләре белән таныштырдылар, төрле дидактик уеннар тәкъдим иттеләр. "Кояшкай" балалар бакчасы балалары тәрбиячеләре апалары белән эчтәлекле сәламләү тамашасы күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International