Чүрибурашта яшәүче Насыйбуллиннар гаиләсенә бу көннәрдә зур шатлык килгән. Фәһим белән Алмагөл Насыйбуллиннарның уллары Алмаз хәрби бурычын үтәп, исән-имин туган нигезенә әйләнеп кайтты. Барыннан да бигрәк нәни Ясминә сөенгән. Ул елы буе әтисен фотолардан карап, көтеп яшәгән. Әтисе киткәндә аңа нибары 1 яшь кенә булган. – Аллага шөкер, исән-имин кайттым. Бик сагындым. Бигрәк тә кызымны күрәсем килде. Тик кызганыч, дәү әниемне күрә алмыйча калдым. Ул күптән түгел генә арабыздан китте, - ди ул.
Алмаз Насыйбуллин хәрби бурычын Мәскәү асты Калиненец поселогында үтәгән.