Апастан Изилә Нәбиуллина курчакка киемнәр тегә

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Курчакларга дус-ишләрнең исемнәрен кушып, алар белән серләшә-серләшә уйнамаган, кечкенә вакытында нәни дусларына киемнәр текмәгән бала бар микән? Ләкин балалык еллары узып киткәч, бу курчаклар йә чормага менә, йә тартмаларда тузан җыеп ята, йә бөтенләй кирәксезгә әйләнә. Апаста яшәүче Изилә апа Нәбиуллина өчен алар бүген дә кадерле. Курчакларның урыннары түрдә. Алар берсеннән-берсе матур итеп киенешкәннәр, төрле милләт балаларына әверелгәннәр. Мөлаем йөзле, алсу битле, зәңгәр күзле курчакларга карап туймассың! 
Изилә Нәбиуллина тегүчеләр нәселеннән. Аның әбисе келәмнәр суккан. Әнисе Әлфия апа Хисамова Иске Йомралы авылында оста тегүче, чигүче, бәйләүче буларак танылган. Бүген инде 77 яшьтә булуына карамастан, кул эшләреннән туктаганы юк. Төшенкелеккә бирелмәс өчен менә дигән шөгыль булуын аңлап, балаларына да шуны дәлилләп яши Әлфия апа. 
-Сәләтем нәселдән килә дип уйлыйм. Тегәргә утырсам, яңа сулыш өстәлә. Күп вакыт кичләрен, төнлә кулыма кайчы, инә, җеп алам. Шулай ук иртән торып эшләргә яратам. Иртәнге сәгать биштә тотынып, азрак кына тегеп алсам да, көне буена җитәрлек көч туплана. Азрак буш вакыт булса, үзем дә сизмәстән курчакларым янына чыгам. Бала чакта да курчаклар белән бик яратып уйный идем. Әнидән калган материал калдыклары белән аларга үземчә киемнәр тегеп кигездем. И, балам, бу курчакларыңнан аерыла алырсынмы икән син, бигрәкләр дә бирелеп уйныйсың инде, дип әйтәләр идее. Хәзер дә курчакларым минем балаларым кебек, – ди Изилә апа. 
Чыннан да, курчакларыннан ул гомер буе аерылмаган. Башта үзе өчен, соңрак балалар бакчалары, мәктәпләр, аннан матурлыкка гышыйк, күңелләре белән балачак урамында калган дус-ишләр өчен курчак киемнәре тегә башлый. Бүген ул 50дән артык курчакка җан җылысын өргән. Һәр милләтнең зәвыгын, үзенчәлеген аңлап киендергән. Татар, рус, чуваш, башкорт, урдмурд, мари һәм башка милләт курчаклары әллә кайдан күзгә ташлана. 
-Курчакка кием тегү бик вак эш. Күп вакыт олы кешегә кием теккән вакытны ала. Шул ук сызымын ясыйсың, кисәсең, тегәсен, бизисең. Иң аз дигәндә өч сәгать вакыт кирәк. Шул ук вакытта көннәр буе утырган чаклар да бар. Мисал өчен, чуваш милләте киемен теккәндә тәңкәләр тезү бик күп вакытны алды. Рус кызына мәрҗәннәр тегү шулай ук вак һәм четерекле эш. Үрнәкләрне интернеттан өйрәнәм. Күпме генә эшләсәм дә, һаман камиллеккә омтылам, – ди. 
Әнисенә карап, кызына бәя бир, диләр. Изилә апа да кызын үз үрнәгендә, уң кулы, ярдәмчесе итеп үстергән. Иң асыл сыйфатларны аңа күчергән. Хәзерге вакытта Рәзилә белән икесенә бер остаханә ачып, бер-берсен тулыландырып хезмәт итәләр. 
Изилә апа яшьлегендә тегүчеләр училищесын тәмамлап, өч ел тегү цехында эшләгән. Бу еллар аңа зур тәҗрибә мәктәбе булган. Туган ягына кайтып, тегүчелектән шактый ерак торган хисапчы эшенә алынса да, 34 елга якын саннар дөньясында кайнаса да, аның инә белән җептән, тегү машинасыннан бер генә көн дә аерылганы юк икән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International