Соңгы вакытларда халык үз хуҗалыгында җитештергән казылыкка зур игътибар бирә башлады

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Сыйфатлы, тәмле, ышанычлы! Апаста яшәүче Илгизәр Нигъмәтҗанов та казылык ясау белән шөгыльләнә. Шунысы да бар: ул казылыкны бары тик үз хуҗалыгында тәрбияләгән тай итеннән ясый. 
– Рецептны интернеттан алдым һәм үземә охшашлы итеп үзгәрттем. Чөнки һәр кешенең үз таләбе, үз ихтыяҗлары бар. Кемгәдер тозлырак, кемгәдер баллырак ошый. Ясаган саен камилләшә барасың, үзеңә ни кирәген беләсең, – ди ул. 
Илгизәр тайларны кечкенәдән алып, үз хуҗалыгында тәрбияли. Малларның алларыннан беркайчан икмәк, печән, су, тоз өзелми. Шулай ук асларын да даими чистартып тора. Әлеге таләпләр, һәм шулай ук аслары чиста булу итнең тәменә нык йогынты ясый дип саный ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International