Апаста 2018 елга, планлаштырылган 2019-2020 еллар чорына Апас районының бюджеты бертавыштан кабул ителде

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Апас муниципаль район Советының өченче чакырылыш чираттагы утырышы узды. Утырышта район башкарма комитеты рәисе һәм аның урынбасарлары, район Советының, башкарма комитетының бүлек мөдирләре, җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, район суды рәисе, эчке эшләр министрлыгының Апас бүлеге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 

2017 елның 11 аена Апас муниципаль район бюджеты үтәлеше һәм 2018 елга, планлаштырылган 2019-2020 еллар чорына Апас муниципаль районының бюджеты турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Рамил Имамутдинов чыгышы тыңланды. Өстәмә доклад белән район Советының бюджет, финанс һәм икътисади үсеш мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Кәфил Гыймранов чыгыш ясады. Районның контроль һәм хисап палатасы рәисе Илгизәр Фәхретдинов, район прокуроры урынбасары Фатих Хафизов фикерләрен белдерделәр. Шулай итеп 2018 елга, планлаштырылган 2019-2020 еллар чорына Апас районының бюджеты бертавыштан кабул ителде. 

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. – Районда коррупция гамәлләренә урын булырга тиеш түгел. Бар нәрсә дә ачык һәм чиста булсын. Шулай ук балаларны ашату, автобуслар белән йөртү күз уңында торсын. Тиздән иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел җитә. Һәрбер авыл җирлеге, оешма үз террирориясенә чыршы куеп матур итеп бизәсен, - диде ул. Шулай ук әлеге бәйрәмне күңелсезлекләргә юл куймыйча, матур итеп тиешенчә үткәреп җибәрү бурычын куйды. “Бер генә бала да Кыш бабай бүләген алмыйча, нәүмиз калмасын,”- дип басым ясады. Киңәшмә эшлекле шартларда тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International