Апаста хәйрия концерты узды

2018 елның 2 марты, җомга

1 март кичен район мәдәният йортына җыелган тамашачы һәм сәхнәне шаулаткан җырчылар, биючеләр бердәм булып изге эшкә багышлады. Алар бар да Апаста яшәүче кечкенә Данилны аякка бастыруга, савыктыруга үз өлешен кертте. Хәйрия концертында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев катнашты һәм үз ярдәмнәрен күрсәтте. Билет сатылудан барлыгы 106 мең сум акча җыелды. Шулай ук ярдәм күрсәтү өчен куелган тартмачыкка 31 мең сум акча салынган иде. Алар концерт барышында ук Усмановлар гаиләсенә тапшырылды. Данилның әнисе Гүзәл җитәкчеләргә, концертны оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә, тамашачыларга һәм җырчыларга рәхмәтен җиткерде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International