Апас шәһәр тибындагы районнар арасында өченче урынга лаек булды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бүләкләү тантанасында катнашты. Ул Татарстан Республикасы Президенты кулыннан Диплом һәм истәлекле бүләкләр алды.
–Чисталык өмәләрендә барлык район халкының өлеше керде. Табигатьне саклау, чистарту, районны матурлау эшендә катнашкан һәркемнең хезмәт нәтиҗәсе бу. Уртак җиңүебез өчен рәхмәтемне белдерәм, – ди район башлыгы.