Үз укучыларын котларга ата-аналар, укытучылар, әби-бабайлар, туганнары һәм якыннар да җыелган иде. Бу бәхетле һәм шатлыклы. көнне түземсезлек белән барлык чыгарылыш сыйныф укучылары көтте. Укытучылар исә үз укучылары өчен горурлык хисе кичерде. Барлыгы районда 11 сыйныфны 79 укучы һәм 9 сыйныфны 196 укучы тәмамлады.