20 июльгә һава торышы

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 20 июльдә, Татарстан территориясендә, шулай ук Казанда, яшенле яңгыр һәм томан булуы ихтимал. Яшенле яңгыр вакытында җил тизелеге 15–20 м/с ка кадәр җитәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез вакыты белән яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр да булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Яшенле яңгыр вакытында җил тизелеге 15–20 м/с ка кадәр җитәчәк. Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк, диелгән һава шартлары бозылу турындагы хәбәрдә. 

Төнлә температура 15-20 градус, ә көндез 24-29 градус җылы булачак.

  • Россия Гидрометеорология үзәге күп кенә төбәкләрдәге, шул исәптән Татарстанда, югары һава температурасы саклану яшенле яңгырлар явуга китерәчәк дип хәбәр иткән иде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International