Апаслылар бердәм булып агач утыртты

2018 елның 14 сентябре, җомга

“Бердәм агач утырту көне“ акциясенә райондашлар теләп кушылды. Апасның Җиңү паркында, Яр буенда (Набережная), Салават Кәримов урамындагы йортлар янәшәсенә барлыгы 500 төпкә якын агач утыртылды.

–Юкә, чыршы, дүләнә, карагай агачларын утыртуда өлкәннәр дә, яшь һәм урта буын вәкилләре дә теләп катнашты. Районның ветераннар оешмасы, Пенсионерлар Союзы, “Яшь гвардиячеләр“, Апас урта мәктәбе укучыларын берләштергән Рәсәй укучылар хәрәкәте, укучыларның экологик хәрәкәте вәкилләре, район хакимияте, социаль яклау идарәсе, мәгариф бүлеге, “Сәләт“ иҗат үзәге, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе, үзәк хастаханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре зур көч куйды, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. 
Өлкән буын, гадәттәгечә, Җиңү паркына җыелды. Агач утырту өмәсен алар җыр-моңнар белән бизәделәр. Көр күңелле өлкәннәр изге эшкә гамун моңнары астында кушылды. Алар яз көне утырткан агачларның да төпләрен йомшартырга онытмадылар. Дүшәмбе көнне кабат су сибәргә килергә килештеләр. 
Плотина янына бердәм булып хезмәт коллективлары җыелды. Агач утырту акциясенә һәркем үз өлешен кертте. 
Апас урта мәктәбе укучылары Салават Кәримов урамындагы күпфатирлы йортлар тирәсен яшь үсентеләр белән бизәде. Рәсәй укучылар хәрәкәте әгъзалары һәм “Апасыбызның өйрән һәм табигатен сакла“ девизы астында эшләүче экологик отряд вәкилләре укытучылары белән берлектә акциягә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International