Болын Балыкчы авылында гомер итүче Минзифа Рәхимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән кайнар котлап чәчәк бәйләме тапшырды. АгроАктив хуҗалыгы вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы, ветераннар Советы җитәкчесе, авыл имам-хатыйбы юбилярга бүләкләрен һәм изге теләкләрен ирештерделәр. Шулай ук балалары, оныклары, туганнары бәйрәм табыны артына җыйналды.
Гүзәл Хилавиева