Апаста узган ярминкәдә сатуга 1 миллион сумлык товар куелган

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

6 ноябрьдә Апаста халыклар дуслыгы көне уңаеннан уздырылган чиратагы көзге ярминкәдә терлек азыгы, ит-сөт, балык, бал, яшелчәләр, башка азык-төлекләр рәтенә 1 миллион сумлык товар куелган иде

Әнәледән Шәһит Нәбиуллин авылдашы Айрат Вәлиевне күндереп район үзәгенә УАЗ белән килгән.  Терлекләренә дип кулай бәядән 1 тонна ашлык сатып алды ул.

-Ихатамда җәмәгатем Фәридә белән иркенләп ат, сарыклар, күпләп кош-корт тотабыз әле. Ярминкәдә җаның ни тели-шул бар. Бәясе дә бик тешләми. Берсеннән дә калганыбыз юк, рәхмәт аны шулай оештыручыларга,-ди ул.

Ярминкә барышы белән район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, башка рәсми затлар да танышты. Бу ярминкәдә Кама Тамагы, Буа районнары вәкилләре дә катнашты. Мондый хезмәттәшлек, товарлар төрлелелеге сатып алучы өчен дә отышлы.

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International