Дөньякүләм, халыкара Тынычлык Байрагы комитеты илчесе Тамара Макаренко кичә Апас Туган якны өйрәнү музеена мәңгелек саклауга Тынычлык Байрагы тапшырды
Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты. Күрше Кама Тамагы, Кайбыч районнары вәкилләре дә чакырулы иде. Соңыннан барлык катнашучылар өчен музей заллары буенча зур таныштыру экскурсиясе уздырылды.