Районда һәр авыл җирлеге игътибар үзәгендә

2018 елның 9 ноябре, җомга

Бу көннәрдә район авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар үтә

 

“Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан оештырылучы халык җыеннарының чираттагысы бүген, 7 ноябрь көнне, Табар Черкене һәм Болын-Балыкчы авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм аның урынбасарлары, район прокуроры, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. Биредә авыл җирлекләре башлыклары 2018 елда үзара салым акчасына башкарылган һәм башкарылачак эшләр, авыл халкының көнкүреше хакында чыгыш ясадылар. Халык райондагы яңалыклар, ирешелгән уңышлар, мөмкинлекләр турында мәгълүмат алып, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International