Конституция канаты астында чирек гасыр

2018 елның 14 декабре, җомга

12 декабрь – илебез тарихында истәлекле дата буларак билгеләп үтелде.  25 ел элек бу көнне бөтенхалык референдумында Россия Федерациясе Конституциясе – илебезнең дәүләт һәм иҗтимагый төзелешен билгеләүче, россиялеләрнең төп хокукларын һәм ирекләрен гарантияләүче Төп закон кабул ителде. Әлеге уңайдан районда күп кенә чаралар, барлык мәктәпләрдә класс сәгатьләре, очрашулар узды.

Апас урта мәктәбендә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан 1-4 класс укучылары рәсем һәм кул эшләре бәйгесендә катнашты. Әлеге эшләрдән күргәзмәләр төзелде һәм фойеда урын алды.

Шулай ук 10 “Б“ классы укучылары укытучылары Айдар Хәбибуллин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган чара оештырды. Ул “Конституция канаты астында чирек гасыр“ дип исемләнде. Әлеге кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина һәм районның Мактаулы кешеләре катнашты.

–Бу юка гына китапта бер артык, әһәмиятсез юк. Андагы һәр сүз кирәкле. Дәүләтебез сез – яшьләрне дә, без – өлкәннәрне дә, гомумән, һәркемне лаеклы тормыш белән тәэмин итүне үз өстенә ала. Бүген сезнең белән очрашуга мөхтәрәм, хөрмәтле кунаклар килде. Аларның һәрберсенең илебез, районыбыз өчен башкарган зур эшләре, тормышта үз эзләре бар. Алар бар гомерләрен хезмәткә багышладылар. Сез дә алардан үрнәк алып үсегез, – диде районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

Апас урта мәктәбе Россия балалар хәрәкәтен тормышка ашыруда районда база мәктәбе булып тора. Нинди генә чара узса да, аларны очратырга мөмкин.

– Бүген без Илебезнең зур бәйрәмен – Конституция көнен билгеләп үтәбез. Конституция сүзе латин теленнән төзелеш дип тәрҗемә ителә, ул дәүләтнең төзелешен, аның яшәү нормаларын билгели торган иң мөһим документ. Шуңа үз хокукларын белергә теләгән һәркем үз Конституциясен белергә тиеш. Мәктәптә Россия балалар хәрәкәтен җанландыручы бик күп оешмалар бар. Шулай ук “Яшь армиячеләр“ отряды эшләп килә. Алар бүген бәйрәмгә чакырулы. Залга карагач, бик матур, бик рәхәт. Галстуклы ил дисәң дә була. Киләчәгегез матур булсын, чын Кешеләр булып үсегез, – диде үз чыгышында мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.

Соңыннан өлкәннәр мәктәп, уку шартлары белән таныштылар. Яшь буынга киңәшләрен бирделәр.

Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, Апаста мини-футбол, өстәл теннисы, йөзү буенча командалар арасында иптәшләрчә очрашулар узды. Аларда 200 дән артык спортчы катнашты:

Россия Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан кичен “Алтын алка“ боз сараенда район үзәгенең “Медведи“ белән “Барслар“ хоккей командасы матчы узды. Бу юлы “Барс“ командасы җиңде. Спорт ярышына тамашачылар да бик күп килгән иде.

Апас универсаль спорт комплексында район мәктәпләре укучылары Спартакиадасында 50 укучы катнаша. 11 декабрьдә балалар спорт Олимпиадасының теоретик өлешен Апаска килеп һәм үз мәктәпләрендә тапшырды. Араларыннан яхшы әзерлекле, иң көчле спортчылар сайлап алынды. Россия Контитуциясе көнендә ике залда балалар мини-футбол,  нәфис гимнастика, йөгерү буенча ярышып нормативлар үтәде. Район сайлап алу этабында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән балалар Апас спорт данын зональ тур һәм Татарстан финалында яклаячак.

Ләйлә Шиһабиева,

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International