Апаста Үзәк чыршы ачылды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Апас Үзәк ял паркында матур итеп бизәлгән Чыршы 25 декабрьдә тантаналы шартларда утларын кабызды

Үзәк чыршыны ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. Ул барлык райондашларга изге теләкләрен җиткерде. 
Чыршы тирәсенә төркем-төркем Кыш бабай, Кар кызлары җыелды. Төрле әкият геройлары халыкны күңелле ял иттерде. Балалар да, өлкәннәр дә яңа гына Чыршы янәшәсендә урын алган Кыш бабай, Кар кызы, җигүле ат янәшәсендә истәлеккә фотога төште. Паркка куелган, көн дәвамында төрле мультфильмнар күрсәтүче телевизорга да игътибар итми калмадылар. 
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре театральләшкән тамаша әзерләгәннәр иде. Биредә районга кунак булып чакырылган алдынгы хезмәткәрләр, үрнәк гаиләләр дә тамаша кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International