Апас чыршысы республика кунакларын каршы алды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Республикакүләм “Иң яхшы яңа ел чыршысы” бәйгесе быел да старт алды. Шул уңайдан республика кунаклары: Илфат Равилович Сунгатуллин, Андрей Владимирович Королев, Фәридә Насибулловна Хамидуллина Апас чыршысы белән таныштылар. Кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

Әнәле чишмәсе янында Кыш бабайлар, Кар кызлары бәйрәм җырлары, дәртле биюләр белән каршы алдылар. Аннан соң кунаклар “Туган якны өйрәнү музеен”да булып, экскурсиягә килгән балалар белән аралаштылар, истәлеккә фотога төштеләр. Үзәк парк та балалар шавына, җыр-моңга күмелде. Биредә кемдер тау шуды, кемдер яраткан мультфильмын карады, чыршы тирәле җырлап әйләнделәр, рәхәтләнеп биешеп күңел ачтылар. 
Чирмешән авылында кунакларны бизәлгән атка утырган Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алдылар. Төрле утлар, балалар кулы белән ясалган уенчыклар, кардан ясалган сыннар белән бизәлгән чыршы янына барлык авылдашлар җыелышып күңел ачтылар. Балалар төрле төсләргә бизәлгән таудан шудылар. Бәйрәм-тамаша хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды, Кыш бабай бүләкләр таратты. – Апаска мин икенче ел киләм инде. Халыкка бәйрәм көннәрендә ял итү өчен барлык уңайлылыклар да булдырылган. Чыршылар балаларның кулдан ясалган уенчыклары белән бизәлгән, берсеннән-берсе матур костюмнар, хәтта кечкенә балалар үзләре дә Кыш бабай, Кар кызы булып киенгәннәр. Барысы да искиткеч. Барлык Апас районы халкын бәйрәм белән котлыйм. Сәламәтлек, шатлык, бәхет, һәрвакыт шулай җырлап, биеп яшәүләрен телим, - диде мәдәният министрлыгы вәкиле Фәридә Хәмидуллина. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International