Районда Мәгариф Министрлыгы Координация советының йомгаклау җыелышы узды. Җыелышта мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары, балалар бакчалары җитәкчеләре һәм мәгариф бүлеге эшчеләре катнашты. Координация советы составы: Мәгариф Министры урынбасары Илсур Хәмидуллин, Гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, Координация советы җитәкчесе Галина Алексеева. Шулай ук җыелышта Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина катнаштылар.