Апасның Халык театры коллективы Ульян каласында

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2019 ел - Россия Федерациясендә Театр елы буларак игълан ителде.

Әлеге уңайдан Ульяновск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Ульяновск өлкә татар мәдәнияте үзәге Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге халык һәм үзешчән театр коллективларының дүртенче төбәкара фестивален башлап җибәрде. Фестивальдә Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге Апас халык театры коллективы да катнашты. Алар Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле белән чыгыш ясады. Халык алар чыгышын басып алкышлады. Коллектив Мактау грамотасы, һәр катнашучы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Соңыннан Ульяновск өлкәсенең татар-милли автономиясе белән үзара килешүгә кул куелды. Тиздән алар спектакль белән Апаска киләчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев Ульян шәһәре башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International