13 март көнне Апас районының алиментлар буенча бурычларны түләттерү комиссиясе бурычлыларның яшәү урыннарына чираттагы тапкыр чыкты.
7 йорт хуҗалыгы тикшерелде, бурычлылар белән 6 әңгәмә үткәрелде, РФ һәм ТР Законнары нигезендә язма аңлатмалар алынды, тәкъдимнәр бирелде, эшкә урнашу тәкъдим ителде. Комиссия рейдлары дәвам итә.