Апаста “Аҗаган“ хәрби-патриотик уеннары узды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Апаста 20 мартта район мәктәпләре укучыларының “Аҗаган“ хәрби-патриотик уеннарының кышкы этабына старт бирелде. Бу чарада районның барлык 19 мәктәбеннән дә командалар килде. Яңа спорт комплексы һәм Апас мәктәбе спорт залы, тирда алар 8 спорт төрендә ярыштылар.

Уеннарны ачу тантанасында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

-Әлегә чаклы  “Аҗаган“, Яшь армияче“ “Патриот“, “Ватан сакчысы“ кебек Татарстанкүләм финал ярышларында шәһәрлеләргә кызыгып караган балаларыбыз өчен Апаста хәзер шартлар аларныкыннан ким түгел. Шуңа да быелгы “Идел буе Аҗаганы-2019“ район кышкы этабы программасына йөзү төрен дә керттек,-диде үзенең котлау сүзендә район мәгариф бүлеге җитәкчесе.

-Булган мөмкинлектән һәркем кыю һәм иркенләп файдалансын, балалар саулыгы, аларның җитез, көчле булып, сәламәт тормыш рәвешен сайлап үсүләренә әти-әниләр бик сөенә һәм булдырылганның кадерен белик!

Оештыручылар район этабын тантаналы итеп, Россия һәм Татарстан гимннары белән башлап җибәрде.

Апас мәктәбе спорт залында балалар сафларга тезелешеп, чын солдатларча төз атлап, матур итеп җырлап көч сынашты, аннан сыйныфларда илебез, бөек Җиңүләр, хәрбиләргә кагылышлы сораулар конкурсында катнашты. Апас тирында мәргәнлектә көч сынашты. Автомат сүтеп җыюда вакытка ярыштылар, аннан соң турникта күтәрелү, гәүдә сыгылмалыгы буенча иң көчлеләр ачыкланды. Яңа бассейнда тизлеккә узыштылар. Ярышлардан бушаган арада теләге булган яшүсмерләргә аерым залда төрле тренажерлар белән танышып, авыр гер, штанга күтәреп карарга, мускулларын ныгытырга да мөмкинлек бар иде. Алар арасында авыл мәктәпләре укучылары аеруча күп булуына тап булдым.

 -Кызыксыналар димәк, шартлар булгач, балаларның спортка тартылуына шатланырга кирәк,-диделәр аларны Апаска озата килгән укытучылары һәм мәктәп директорлары.

Шактый озак барган ярышлардан соң спорт комплексында командалар өчен тагын тантаналы тезелү командасы яңгырады. Шәхси һәм команда беренчелегендә аерым ярыш төрләрендә җиңүчеләргә Грамоталар тапшырылды.

-Алдан килештерелгәнчә, бүген ярышларны башлаганчы, командалар состав буенча ике төргә бүленде. 14 яки 9 катнашучы булган мәктәп командалары өчен аерым нормативлар билгеләнде,-диде урыннар чыгарганда район мәгариф бүлеге вәкиле Эльмира Биктаһирова. -Ярышларны тиешенчә үткәрү өчен бөтен шартларны булдырган коллективларга зур рәхмәт!

Җюри карары нигезендә тулы булмаган командалар арасында призлы урыннарны Биеш, Зур Күккүз һәм Апас аграр көллияте бүлеште. Тулы командалар арасында район этабында беренче урынны Апас мәктәбенең “Факел“ командасы яулады һәм алар тиздән Татарстан финалында район данын яклаячак. Аларга уңышлар юлдаш булсын, дип телик.

Икенче урынга Каратун мәктәбе лаек булды.

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International