Апаста гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге комиссиясенең утырышы узды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Апас районында язгы ташуның тыныч һәм имин үтәчәгенә ышаныч белдерде.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республика гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге комиссиясенең планлы утырышын үткәрде. Анда безнең районның быелгы язгы ташуга әзерлек мәсәләләре дә каралды. Республика җитәкчелеге Апас районында язгы ташуның тыныч һәм имин үтәчәгенә ышаныч белдерде. Татарстанкүләм чарадан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе алдына шулай ук конкрет таләпләр куйды, җитәкче-белгечләрнең хисапларын тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International