Апаста волейбол ярышлары узды

2019 елның 22 марты, җомга

Апас мәктәбе физкультура укытучысы Рәмис Гыйззәтов үз вәгъдәсенә тугры калып, быел да үзенең туган көне-21 мартта Апас мәктәбе спорт залында укучы кыз балалар өчен шәхси Кубок-бүләкләренә традицион волейбол ярышлары үткәрде.

Монысы-дүртенчесе. Киң күңелле иганәчене район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров туган көне белән котлап, район җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләген тапшырды. Рәмис Гыйззәтовның күпсанлы дуслары, хезмәттәшләре һәм укучылары да бу теләкләргә теләп кушылдылар. Ярышта район мәктәпләреннән барлыгы 6 команда катнашты

Көчлеләр арасыннан иң көчлеләрен ачыклау көне буе барды. Мәктәп укучылары тәнәфес саен яраткан укытучылары Рәмис абыйлары үткәргән ярышта катнашучы уенчыларга көч биреп торырга керде. Беренче-икенче урыннарны Апас мәктәбе укучы кызлары бүлеште, өченче урында-Биеш мәктәбе укычы кызлар волейбол командасы. Иганәче җиңүчеләргә Грамотлар, акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

-Беренче елларда бу турнирларда үзебезнең мәктәпнең ике командасы гына катнаша иде, хәзер алар саны 3-4 тапкыр арту минем дөрес юлда булуымны раслый, минем чакыруыма кушылган хезмәттәшләрем, авыл кызлары командаларына бик зур рәхмәт, киләсе Нәүрүз бәйрәмен дә шулай балаларны шатландырырга ниятлим, килми калмагыз, яме,-диде иганәче Рәмис Гыйззәтов бүләкләрен тапшыру вакытында.

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International