Апаста зур киңәшмә узды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы, Министрлар Кабинеты каршындагы ветеринария идарәсе, Татарстанның 8 районы ветеринария берләшмәләре, хуҗалыклар җитәкче-белгечләре һәм рәсми вәкилләре катнашында 11 апрельдә Апаста бик зур киңәшмә үткәрелде.

 

Татарстан Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, “Россельхознадзор“ дәүләт инспекторлары һәм Казан ветеринария академиясе галимнәре сыерларда лейкоз авыруын кисәтү, көтүләрне сәламәтләндерү хакында фәнни нигездә фикер алышты. Киләчәккә 3 елга максатлар билгеләнде һәм эш программасы расланды. Семинарда район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты һәм чыгыш ясады. 
Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International