«Балалар илебезне рәсемдә сурәтли» дип исемләнгән республика бәйгесе 12 нче мәртәбә үткәрелә

2019 елның 19 апреле, җомга

Кече яшьтәге мәктәп  балаларын үзләренең тормыш тәҗрибәсен сынлы сәнгатьтә сурәтләүгә җәлеп итү, аларның иҗади сәләтләрен ачыклау, Россиядә игълан ителгән Игелек һәм волонтерлар елы, Татарстандагы Лев Толстой елы идеяләрен, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары (ЮИД) отрядының оешуына 45 ел тулуга багышланган акцияне популярлаштыру,  иминлекне пропагандалау һәм балаларның юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгуын профилактикалау максатыннан, 12 нче мәртәбә «Балалар илебезне рәсемдә сурәтли» дип исемләнгән республика бәйгесе игълан ителде. Бәйге 26нчы марттан 1нче июньгә кадәр дәвам итә.

Жюри әгъзалары конкурска агымдагы елның 4нче июненә кадәр йомгак ясый. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 12 нче июньдә - Россия көне уңаеннан үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International