Каһарманнар рухына “Хәтер шәм”нәре янды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы башлануның 78 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне узды. 1941 нче елның 22 июнь таңы алып килгән фаҗигалы көннәр, төннәр,  1418 көн дәвам иткән сугыш кайтавазы кабат йөрәкләрдә яңарды.

Апас үзәгендә урнашкан Батырлар мемориал комлексы янында “Хәтер шәме” акциясендә Апас урта мәктәбе, эчке эшләр бүлеге, күп балалы гаиләләр белән район социаль ярдәм оешмасы коллективлары, тәртип саклау отрядлары, ветераннар, өлкән буын һәм актив райондашлар катнашты. Апас мәдәният йорты коллективы эчтәлекле чара әзерләгән иде.

“Хәтер шәме” акциясендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты һәм чыгыш ясады.

– Сугыш илебезнең һәрбер йортына үтеп кереп, балаларны әтисез, хатыннарны тол калдырды, гаиләләр таркалды. Яшьләрнең хыяллары тормышка ашмады, өметләре өзелде. Тимер өзәрлек ир-егетләребез сугыш кырында ятып калдылар. Туган җирдә тынычлык булсын өчен көрәшкән каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Алар мәңге безнең йөрәкләрдә, - диде район башлыгы үз чыгышында. Район хәрби комиссары тарихи вакыйгаларга тукталып узды.

– Бүгенге көндә балаларның шатлыклы авазларын ишетү үзе бер рәхәт. Һәрбер яңа туган көннең кадерен белеп яшик. Ил-көннәребез тыныч булсын, - диде Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм сугыш кырында ятып калган каһарманнар рухына дога кылды.

Акциядә катнашучыларның кулларында янган шәмнәр иде. Мәңгелек ут янына шәмнәр, чәчәкләр салдылар. Һәрбер катнашучының күңеледә бер генә теләк: сугышлар кабатланмасын, күкләребез аяз булсын, халкыбыз тыныч тормышта яшәсен!

Гүзәл Хилавиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International