"Ныклы гаилә" республика партия проекты кысаларында 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Апас районы Болын-Балыкчы авыл мәдәният йортында эчтәлекле кичә узды. Тантананың төп геройлары-Касим һәм Мәхмүт Сабирҗановлар, бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык саклап калучылар. Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Загидуллин Рәшит Нәҗип улы «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален, Апас районы башлыгы заһидуллин Рәшит Нәҗип улы исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды.