Апас районында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары булып китте

2019 елның 6 сентябре, җомга

5 сентябрь көнне ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин эш визиты белән Апас муниципаль районында булды.

Аны Башкарма комитет җитәкчесе Гыйбадуллин А. Н. һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Мәүлетова Г. т. озатып йөрде.
Эшлекле сәфәр кысаларында Министрлык вәкиле "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм республика матди ярдәм үзәгенең 9 нчы Бүлеге хезмәт коллективлары белән очрашу уздырды. Социаль өлкә хезмәткәрләре белән очрашуда Гадел Мөбәрәкшин хезмәткәрләрне социаль-хезмәт законнары, социаль хезмәт күрсәтү буенча кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Министр урынбасары социаль өлкәдәге үзгәрешләр һәм өлкән яшьтәге гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар турында өстәмә сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International