Апаста “Җиңү дәресе“ узды

6 сентябрь 2019 ел., җомга

5 сентябрь көнне Апас туган якны өйрәнү музеенда патриотик рухта “Җиңү дәресе” узды. Аграр көллияттән килгән 1 курс студентлары өчен музейда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәләр, презентацияләр күрсәтелде.

Шулай ук аларга музейның экспозицияләре буенча экскурсия да бик кызыклы булды. “Муса Җәлилнең Апас белән бәйләнеше“, “Казан каймасын төзүдә апаслылар өлеше” дип исемләнгән презентацияләре зур мәгънәгә ия булуына балалар инандылар һәм бик кызыклы дип таптылар. Шулай ук “900 дней мужества” (“900 көн батырлык”), “М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре... ” исемле вакытлыча оештырылган күргәзмәләре белән таныштылар, истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования