Район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык җыеннары барышында яңа төзелешләр белән танышты

2019 елның 6 сентябре, җомга

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә барлык җитәкче-белгечләр халык белән очраштылар. Биредә райондашларыбыз үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, эшләнгән һәм эшләнәчәк эшләр уртага салып сөйләшенде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин районда барган төзелешләр, яңалыклар, башкарылган эшләр белән таныштырды.
Каратун авыл җирлегендә бирегә килүчеләрне кайнар коймак һәм чәй, моңлы җырлар белән каршы алдылар. Район башлыгы әлеге җирлектә башкарылган эшләргә тукталып үтте. Яңа уку елын Каратун балалары район бюджеты хисабына заманча итеп тышланган мәктәп бинасында башлап җибәргән. Балалар җәйге ялларында илебезнең төрле истәлекле шәһәрләрендә, Кырымда ял итү бәхетенә дә ирешкән. Әлеге балаларның әти-әниләре бу ялны оештырган район башлыгына олы рәхмәтләрен ирештерделәр. Шулай ук бу көннәрдә генә авыл җирлегенә яңа трактор да кайтарылган.
Шәмәк авылы халкы очрашуга яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты янәшәсенә җыелды. Урта Балтай авыл җирлегенә караган Шәмәк авылында да соңгы вакытта саллы гына эшләр башкарыла. Бүгенге көндә авыл аша узучы юл төзекләндерелә. Яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты да шәмәклеләр өчен зур сөенеч булган. Яңа сафка баскан фельшер-акушерлык пункты төзелеше белән район башлыгы да якыннан танышып, шәмәклеләргә ихлас теләкләрен җиткереде.
- Яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелсә дә, сезгә авырмаска телим. Бирегә килеп, бер-берегез белән күрешеп, авыл хәбәрләрен сөйләшеп, төрле профилактик чаралар үтеп, сәламәтлегезне ныгытып кына китегез,- диде район башлыгы.
Чирмешән авылы халкы да очрашуга бердәм булып җыелган иде. Район тормышы турында да зур кызыксыну белән тыңладылар, район башлыгына рәхмәт сүзләрен дә ирештерделәр. Яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты өчен чирмешәнлеләр олы рәхмәтләрен ирештерделәр. Шундый матур бина төзеп сөендергән төзүчеләргә дә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Мәчет картлары исеменнән аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
- Авылда күпчелек өлкәннәр яши. Авыл читендәге медпунктка йөрисе көннән-көн читенләшә. Узган халык җыеннарында яңа медпункт булмасмы дигән сорау белән район башлыгына мөрәҗәгать иткән идем. Менә телгәгебез тормышка ашты. Авылыбыз уртасында яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Бу шатлыгыбыз өчен район башлыгы Рәшид Заһидуллинга зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип ихлас теләкләрен җиткерде Таһир абый Вафин.
Авылның киләчәге дә чирмешәнлеләр өчен көнүзәк мәсьәлә.
- Авылда балалар тавышы яңгырап торсын иде. Мәчет янәшәсендәге буш урында балалар мәйданчыгы төзеп булмасмы икән? Балаларыбыз азан тавышын да ишетеп, рәхәтләнеп уйнар иде, - дигән сорау белән алар кабат район башлыгына мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук почта бинасын якынрак күчерү соравына да уңай җавап яңгырады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International