Авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларын алуга конкурста җиңүчеләр ачыкланды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» ведомство программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирүгә өстәмә  конкурста  җиңүчеләрне  ачыклады.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» ведомство программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирүгә өстәмә  конкурста  җиңүчеләрне  ачыклады.             Грантларның  гомуми  суммасы    211 млн 856 мең  сум  тәшкил  итә,  шуның      122 млн 877 мең  сумы     федераль  бюджеттан  бирелә. 

Конкурска  кертелгән  8 авыл     хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативыннан   6сы грантларга  ия    булды.   Бу  кооперативлар:      «Файзә» (Мөслим районы), «Тулпар» һәм «Май» (Балтач   районы), «Союз» (Арча  районы), «Алан» (Түбән Кама  районы) һәм  «Заготовитель» (Лаеш  районы).  

Грант акчалары  авыл  хуҗалыгы  кооперативлары  тарафыннан  эре  мөгезле  терлек  итен эшкәртү, сөт, яшелчәләр эшкәртү, җиләк-җимеш, кыргый  үсемлкләр  әзерләү һәм эшкәртү  буенча  проектларны  гамәлгә ашыруга  тотылачак.  

Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар кооперациясенә  ярдәм  итүнең  максаты  технологияләрне  киң  куллану  исәбенә  авыл  халкының  тормыш  дәрәҗәсен  күтәрүдән гыйбарәт,  бу  Татарстан  Республикасы һәм шулай  ук  Россия  Федерациясе  халкын  үзебезнең  азык-төлек  продукциясе  белән  тулысынча  тәэмин  итәргә, авыл халкын эш  белән  тәэмин  итәргә һәм  аларның керемнәрен  арттырырга,  үзебезнең  җирле  җитештерүчеләрне  төбәк,  илкүләм һәм  дөньякүләм базарларга  чыгарырга  мөмкинлек  бирәчәк.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грант алучыларны  котлый һәм  проектларын  гамәлгә ашыруда  уңышлар  тели.  

Искәртеп  узабыз,  Министрлык  бирелгән акчаларның  грант  алучылар  тарафыннан  максатчан кулланылуын  тикшереп  тора һәм,  грантны максатчан кулланмау һәм (яисә) аны  алу  өчен  дөрес  булмаган  белешмәләр  һәм документлар  бирү  фактлары  ачыкланган  очракта,  Министрлыктан  тиешле  таләп  алынган  көннән  алтмыш  көн  эчендә  грант акчалары  кире  кайтарылырга  тиешлеген   игътибар үзәгендә  тота.         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International