Апаста хоккейчылар хөрмәтенә стела ачылды

2019 елның 6 сентябре, җомга

“Алтын алка“ боз сарае ишегалдында ике стела ачылды. Аның беренчесе – хоккей спорты буенча алдынгы, зур үрләр яулаган СССР хоккейчыларының якты истәлегенә, икенчесе – 1997-1998 елларда хоккей буенча Татарстан командасы составында беренче тапкыр Россия Чемпионы исеменә лаек булучылар хөрмәтенә багышланган. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Федераль университетның беренче проректоры Рияз Гатауллович, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев катнашты.
–Бүген Апаста зур бәйрәм. Стела балалар күреп, белеп үссен, алар үрнәгендә җиңүгә омтылсын өчен төзелде. Апаслылар да чемпион булсын. Үзебезнең чемпионнарга да стела куелачак. Балаларыбыз тәртипле булып үссен, сәламәт булсын өчен бар көчебезне куябыз. Безнең максат – балаларны күбрәк спортка тартырга. Иң яхшы хоккей командасы да Апаста булсын! – диде район башлыгы. Ул шулай ук районда барган эшләр, төзелешләр белән дә таныштырып үтте.
Соңгы көннәрдә районда күп кенә сөенечле вакыйгалар булды. Яңа биналар ачылу белән беррәттән төзелеш мәйданчыкларында эшләр дәвам да итә. “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин райондашларыбызны истәлекле көн белән тәбрик итеп, Сертификатлар бүләк итте.
Сатмыш авылында ачылган мәдәният йортына музыкаль аппаратура алу өчен 50 мең сумлык, Карамасар авылының “Карлыгач“ балалар бакчасына җиһазлар алу өчен 50 мең сумлык, Чүрибураш мәктәбенең ишеген яңарту өчен 30 мең сумлык сертификатлар әлеге оешмаларның җитәкчеләренә тапшырылды. Шулай ук “Ак Барс“ банк идарәсе иганәчелегендә Апаста тагын бер балалар мәйданчыгы төзеләчәк. Аның өчен дә 50 мең сумлык сертификат бирелде.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов районның һәрчак яңалыкка омтылуын, алга баруын билгеләп үтте. Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та аның сүзләрен куәтләде.
–Бүген Апас җирендә бик зур матур бәйрәм. Сездә тарихка, үткәнебезгә зур урын бирелә. Бүген дә Чемпионнар стеласы ачыла. Үз җирен, үз Ватанын яраткан, туган төбәгенең киләчәген кайгырткан кешеләр генә шундый эшләр башкара. Күп җирләрдә йөрергә, күп шәһәрләрдә йөрергә туры килә. Ләкин беренче чиратта, үзеңнең Республикаң, районың белән чагыштырасың һәм шатланып, үз җиреңә кайтасың. Балаларга биргән игътибарыгыз, тәрбиягез өчен дә бүген рәхмәт әйтәм. Патриотлык хисе аларга булган хөрмәт белән тәрбияләнә. Шуңа күрә дә, әлеге эшкә өлеш керткән һәкемгә олы рәхмәтемне җикерәм, – диде Илшат Гафуров.
Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев хоккейчылар хөрмәтенә төзелгән стеланың Апаста гына булуын билгеләп үтте.
–Әлеге стела балаларга чын ир-егет, сау-сәламәт булып үсәргә омтылыш бирә. Киләчәктә җәмгыятькә файдалы яшь буын үссен, хоккейга күбрәк тартылсыннар, – диде ул.

Апаска яңа автобус кайтты
Районның “Халыклар дуслыгы“ йортына Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан “Форд“ автобусы бирелде. Әлеге автобусның ачкычы тантаналы шартларда “Халыклар дуслыгы“ йортының җитәкчесе Гөлнара Галиәкбәровага тапшырылды.
–Республика буенча 5 автобус бирелде. Аның берсе – Апаста! Матур итеп, дус-тату эшләгез. Бар җирдә дуслык, татулык, бердәмлек булсын, – диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачкычны тапшыру мизгелендә.
Әлеге үзәк район мәдәният йортында урнашкан һәм төрле милләт вәкилләренең очрашу урыны булып тора.

“Алтын алка“ боз сараенда район башлыгы кубогына хоккей ярышлары башланды
Стела ачылу тантанасы “Алтын алка“ бозында хоккей ярышлары белән дәвам итте. Биредә “Медведи“ һәм “Барс“ командалары уйный. 2007-2008 елгы балалар кубок өчен көч сынаша.
Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Федераль университетның беренче проректоры Рияз Гатауллович, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев катнашты.
Беренче алканы да команда капитаннары янәшәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә килгән кунаклар ташлады.
Шулай ук бозда яшь хоккейчыларга Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе вәкилләре тарафыннан мастер-класс та күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International