Район хакимияте лаеклы ялдагы хезмәттәшләрен котлады

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Районда Өлкәннәр декадасы уңаеннан күркәм бәйрәм чаралары уза

7 октябрьдә озак еллар район хакимиятендә хезмәт иткән өлкәннәнәр дә мул сыйлы табын артына җылы очрашуга җыелды. Намуслы хезмәт юлы үткән хезмәткәрләрне район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләп, изге теләкләрен юллады. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Өлкәннәр тагын бер кат үткән хезмәт юлларын барлап, күңелле хатирәләрен яңартып, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International