Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның 3 кварталындагы эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Бүген  Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының терлекчелекне  үстерү  бүлеге  башлыгы   Сирень Нигъмәтҗанов  үткәрде.

Чарада  муниципаль районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты.   

 Сирень Нигъмәтҗанов  катнашучыларны  терлекчелек  тармагының   агымдагы  елның 9 айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   Үз чыгышында  ул  сөт, ит җитештерү,  шулай  ук    терлекләр  санын  саклап  калу  мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.  

Бүгенгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр саны    712,4 мең  баш  исәпләнә,  шул  исәптән  сыерлар     - 238,7 мең баш,   дуңгызлар – 453,6 мең баш, кәҗә  һәм  сарыклар  – 53,8  мең баш, кош-корт  – 14,8 млн баш,  атлар  – 19,7 мең  баш.  

 

 Киңәшмә  барышында  бу  елның  3  кварталында  эре  мөгезле  терлекләр  санын арттыру  буенча  алдынгы районнар  аталды,  болар:  Мамадыш (+2562 баш), Балтач (+1702), Саба (+1655), Әтнә (+798), Балык  Бистәсе (+735), Кукмара (+697), Чүпрәле (+517), Баулы  (+291), Зеленодольск  (+239) һәм Тәтеш (+199) районнары. Терлкләр  санын  киметкән  районнарга  искәрмә  ясалды.  

Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан бу  елның  9 аенда   1027 мең  тонна  сөт  җитештерелгән     (узган  елның  шушы  чоры күрсәткечләренә  карата 104%),  298,9 мең  тонна ит    җитештерелгән (102%),  шул исәптән  эре  мөгезле  терлек   -  73,4 мең  тонна (99%), дуңгыз    -  68 мең  тонна (106 %) һәм  кош-корт  -  155,8  (102 %).

 Терлекчелек  тармакларын  үстерү бүлеге  башлыгы  сүзләре буенча,  республикада  4  октябрьгә  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  һәм КФХларда  тулаем тәүлеклек  савым    3592,3 тонна  тәшкил  итә, бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда   5%ка  күбрәк.    

Сөт  җитештерү  буенча  алдынгылар  рәтендә:    Балтач, Түбән Кама,  Әтнә, Кукмара,  Актаныш һәм Саба  районнары.    Ит  җитештерү  буенча  иң югары  күрсәткечләргә  ирешүчеләр арасында Биектау,  Мамадыш һәм Кукмара  районнары.    

Моннан  тыш,  киңәшмәдә   эре  мөгезле  терлекләр үрчетү  буенча  да  йомгаклар  ясалды.  Бу  эшне  оештыру  турында  “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы     Ришат Зарипов сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International