Апаста җир эшкәртү эше бара

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

–Берләшмәдә 3000 гектарда эш башкарылды. Тагын 1900 гектар җирне туңга сөрәсе бар. Эш ике сменада бара. Көзге чәчү эшләре тәмамланды. Уҗымнар матур гына тишелеп килә. Чөгендерне җирдән алып бетердек. Силос салу эше дәвам итә, – дип таныштырып узды берләшмәнең агрономы Илгиз Гафиятуллин. 
Шыгай бүлекчәсе кырларында тырыш хезмәткәрләр эшли. Югары Ындырчыда яшәүче Илнур Зарипов та булдыклы механизаторларның берсе. 
–“Фендт“ тракторы белән кырлар иңлим. Әлеге техникага утырганга 16 ел вакыт үткән. Аңа кадәр “ДТ“ тракторында эшләдем. Туган җир кырларында көн узганы сизелми дә. Кичке сменага Сатмыш егете Айдар Гыйсмәтов килә. Аңлашып, ярдәмләшеп хезмәт итәбез. Язгы, җәйге эшләрнең дә үзәгендә кайныйбыз. Кышын исә техникаларны төзекләндерү эшендә без, – ди ул. 
Акхуҗа авылыннан Илнур Мөхәммәтшин да озак еллардан бирле туган ягы кырларында хезмәт итә. 
–Армиядән кайту белән тракторга утырдым. 38 ел җир эшендә мин. “Беларус -1221“ тракторына утырганыма да 15 ел вакыт узган. Һава шартлары нинди булуга карамастан, җирне эшкәртеп калдырырга тырышабыз. Кырга килеп ашаталар, тәмле, кайнар ризыклар белән сыйлыйлар, – ди ул. 
Сатмыш авылында яшәүче Илсур абый Сәлахов кырда эшләүчеләрне ягулык белән тәэмин итә. Илсур абый 33 елдан бирле руль артында. 
–Әлеге машинага 21 ел элек утырдым. Инде аның җаен да, көен дә яхшы беләм. Һәр кырга вакытында барып, эштә тоткарлыклар тудырмаска тырышам, – ди Илсур абый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International