Апас халкы “Татарча диктант“ акциясенә кушыла

2019 елның 18 октябре, җомга

Аның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

Әлеге чара өченче тапкыр үткәрелсә дә, моңа кадәр чит төбәкләрдә яшәүчеләр генә катнаша иде. Узган ел, мәсәлән, татар теленнән белемнәрен илнең 20 төбәгендә һәм 10 чит илдә яшәүче ике меңләп кеше тикшереп караган. Акцияне оештыручыларның сүзләренә караганда быел акциядә катнашырга теләк белдергән илләр саны ике тапкырга, ә Россия төбәкләре саны өч тапкырга арткан. Татарстанда яшәүче күп кенә милләттәшләребез дә татарча диктант язарга теләк белдергән.

  • Алдагы атнаның шимбәсендә сәгать бергә теләге булган һәркемне  татарча диктант язарга көтәбез, – ди  аппарат җитәкчесе Ильфир Гәрәев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International