Район башлыгы котлавы

2019 елның 8 ноябре, җомга

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сез үзегезне авыр, ләкин игелекле эшкә багышладыгыз. Сезнең хезмәт-ул район халкының иминлеге һәм тынычлыгы гарантиясе. Батырлык, түземлек, тулы көч куеп, сез закон һәм тәртип сагында торасыз. Һөнәри осталыгыгыз, эшегезгә намуслы карашыгыз гына җинаятьчелеккә каршы торуның катлаулы бурычларын уңышлы хәл итәргә булыша.

Чын күңелдән сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, бетмәс-төкәнмәс оптимизм, бәхет, сабырлык, иминлек телим!

Ватанга хезмәт итүдә алга таба да уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International