Апас районы хуҗалыклары кышлату сезонына әзер

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенгә эскерт-базларда 73 мең тонна силос, 76 мең тонна сенаж, 17300 тонна салам, 11600 тонна печән саклауга куелган.

Кышлату сезонына район тыныч күңел белән керә.  Узган елгы кышлату сезоныннан калган якынча 15000 тонна терлек азыгын да кушсак, бу ферма сыерларын ел ярым иркенләп ашату өчен артыгы белән җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International