Апаста “Безнең заман” фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

“Безнең заман” фестиваленең барлык бәйге нәтиҗәләре буенча “Свияга” агрофирмасының эшче яшьләре иҗат төркеме гомумкоманда зачетында 3 урынны яулады. Алар 50 мең сумлык сертификатка лаек булдылар.
Фестивальнең “Музыка” номинациясендә чыгыш ясап, 3 урынга лаек булган Илнар Хәсәнов һәм Айрат Айтуганов дуэты диплом белән бүләкләнде.
Шулай ук суперфиналда “Визитка-презентация” номинациясендә 2 урын яулаган районыбызның эшче яшьләр иҗат төркеме 24500 сумлык сертификатка ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International